Кешеләрне финанс пирамидаларга җәлеп иткән өчен зур административ штрафлар билгеләнә. Дәүләт Думасы өченче укылышта моңа кагылышлы законны кабул итте. Законнарда финанс пирамидалары булдыру һәм эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгы бр иде инде, әмма мошенниклар инвестицион һәм башка законлы эшчәнлек астында маскировкаланып, башка схемаларны куллана башлаганнар.
Әмма “гадәти” пирамидалар да (яңа вкладчыларның акчалары алдагы вкладчыларга процент түләүгә юнәлтелгән очракта) һаман бар. Мәсәлән, Башкортстанда күптән түгел тагын шундый бер оешманы ачыклаганнар.
Яңа закон белән гражданнарга — 50 мең сумга кадәр, вазиф биләүчеләргә һәм эшкуарларга — 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 млн сумга кадәр штраф кертелә.
Чыганак: bashinform.ru