Җинаять һәм җәза
15 декабрь 2024, 09:07

Уфада яшәүче хатын-кыз мошенникларга 3,5 млн сум күчергән

Мошенниклар Уфада яшәүче 54 яшьлек хатын-кызны 3,5 млн сумга алдаган, дип хәбәр итә башкала хакимияте.

Уфада яшәүче хатын-кыз мошенникларга 3,5 млн сум күчергәнУфада яшәүче хатын-кыз мошенникларга 3,5 млн сум күчергән
Уфада яшәүче хатын-кыз мошенникларга 3,5 млн сум күчергән

Ул янәсе элеккеге җитәкчелегеннән аның хакында  шәхси мәгълүматы таралуы һәм ФСБга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында хәбәр алган. Соңрак хатын-кызга мошенник шалтырата, үзен ФСБ хезмәткәре, дип таныштыра. Аннары элемтәгә Росфинмониторингның «хезмәткәре» чыга, ул зыян күрүчегә аның счетындагы шикле операцияләр турында хәбәр иткән.

Үз счётындагы акчалар өчен өчен куркып, хатын-кыз 1,5 млн сумны «махсус счетларга» күчергән. Кызганычка каршы, аферистлар моның белән генә тукталмаган. Алар хатын-кызга аның исеменә кредитлар рәсмиләштерелүе турында хәбәр итәләр һәм 600 мең сумлык кредит алырга күндерәләр.

Тиздән җинаятьчеләр аны яңадан алдаганнар, бу юлы акчаларны әнисенең счетыннан «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәк, дип әйткәннәр. Бу юлы әлеге  ханым 1,5 млн сумнан артык акча алган һәм аларны күчергән. Ахыр чиктә генә, мошенникларга дучар булуына шикләнеп, ул полициягә мөрәҗәгать итә.

«Мошенниклар еш кына үзләрен элеккеге яки әлеге эш урыннарында эшләүчеләр итеп күрсәтәләр. Алар сезнең хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегез, пенсия түләүләре турында сораштырырга яки барлык хезмәткәрләр мәгълүматларының фаш ителүе турында хәбәр итәргә мөмкин. Әгәр дә сез мондый шалтырату яки хәбәр алган булсагыз, җавап бирергә ашыкмагыз. Башта мәгълүматны тикшерегез һәм беркайчан да шәхси әйберләрне һәм финанс мәгълүматны таныш булмаган кешеләргә тапшырмагыз», — дип кисәтәләр Эчке эшләр министрлыгында. 

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Башинформ».

Уфада яшәүче хатын-кыз мошенникларга 3,5 млн сум күчергән
Уфада яшәүче хатын-кыз мошенникларга 3,5 млн сум күчергән
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас