Җинаять һәм җәза
15 декабрь 2024, 02:05

80 яшьлек актриса Раиса Рязанова мошенникларга 4 млн сум акчасын биргән

Мошенниклар үзләрен «ФСБ» хезмәткәрләре буларак таныштырып актрисаны алдаганнар.

80 яшьлек актриса Раиса Рязанова мошенникларга 4 млн сум акчасын биргән80 яшьлек актриса Раиса Рязанова мошенникларга 4 млн сум акчасын биргән
80 яшьлек актриса Раиса Рязанова мошенникларга 4 млн сум акчасын биргән

Раиса Рязанова мошенникларның чираттагы корбаны булды. 80 яшьлек РФ халык артисткасына үзен хакимият органы вәкиле ярдәмчесе, дип таныштырган яшь кыз шалтыраткан. Ул тиздән атаклы сәнгать әһеле белән аның начальнигы элемтәгә керәчәген хәбәр иткән. Аннары Рязановага ир-ат шалтырата һәм аның исеме Украинаның хәрби көчләрен иганә итүче затлар исемлегендә булуын хәбәр итә. Берникадәр вакыт узгач, актриса белән элемтәгә ялган ФСБ вәкиле кергән. Ул Раиса ханымның счетыннан 30 миллион сум күчерелүе турында хәбәр иткән.

Янәсе, бу акчалар хәзер Украинаның хәрби көчләре составында булган элеккеге ФСБ хезмәткәре хисабына күчерелгән. Бу хакта “Shot” Teleram-каналы хәбәр итә.

Үзенең әлеге инцидентка катнашы булмавын дәлилләү сыйфатында, актрисаны счетыннан алырга һәм «ФСБ хезмәткәрләренә» дүрт миллион сум бирергә сораганнар. Кызганыч, кинолар аркылы халыкның мәхәббәтен яулаган Раиса Рязанова барлык алынган күрсәтмәләрне төгәл үтәгән. Халык артисткасы хәтта акча тапшырганда «Шура» дигән кодлы сүзне дә атаганын әйтә.

Әмма өенә кайткач, Рязанова яңадан ФСБ хезмәткәре белән элемтәгә керергә тырышып караган һәм бу барып чыкмагач кына, ул полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Раиса Рязанова танылган затлар арасында мошенникларның беренче корбаны түгел. Элегрәк җинаятьчеләр кулыннан Лариса Долина һәм Лера Кудрявцева зыян күргән иде инде.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

80 яшьлек актриса Раиса Рязанова мошенникларга 4 млн сум акчасын биргән
80 яшьлек актриса Раиса Рязанова мошенникларга 4 млн сум акчасын биргән
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас