Җинаять һәм җәза
14 декабрь 2024, 18:48

Мошенниклар студентларны күпләп алдарга тотынды

Телефон аферистларының яңа схемасы менә ничек!

Мошенниклар студентларны күпләп алдарга тотындыМошенниклар студентларны күпләп алдарга тотынды
Мошенниклар студентларны күпләп алдарга тотынды

Билгесез затлар студентларга деканат исеменнән шалтырата һәм «дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә СЦОСТА (заманча цифрлы белем бирү мохите) теркәлүне таләп итә. Аларның төп максаты исә «WhatsApp»ка шалтырату вакытында экранны күрсәтү аша корбаннарның шәхси мәгълүматларын күрү. Әгәр мошенник теләгәнен ала алмый икән, укучыларга йогынты ясауны таләп итеп, ата-аналарына шалтырата башлый.

Бер студент инде бәлагә юлыккан. Аңа 120 мең сум кредит рәсмиләштергәннәр, дип хәбәр ителә. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 4,5 млн сум күчергән.

 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Мошенниклар студентларны күпләп алдарга тотынды
Мошенниклар студентларны күпләп алдарга тотынды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас