Җинаять һәм җәза
12 декабрь 2024, 21:24

Стәрлетамакта мәктәп укучысы яшьтәшен кыйнап, акча таптырган

Элек без мәктәпкә укырга бара идек...

Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә үсмерне тәнәфестә яшьтәше кыйнаган. Телеграм-каналлар язуынча,  “Отец” кушаматлы  сугыш чукмары укучыдан акча таптырган. Бу хакта үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә юрист Дмитрий Черкасов хәбәр итте. Хокук яклаучы үсмерләрнең берсенең икенчесенә бар көченә сугуын һәм аңардан 15 мең сум акча таптыруны тасвирлаган  видеоязманы бастырган. Андый сумманы таба алмыйм дигән малайның башына яшьтәше тагын берничә тапкыр каты итеп суга. Видео ачык,  тукмауның шаһиты  акча талауны телефонына яшермичә төшергән. Әйткәндәй, шаһитлар арасыннан конфликтка беркем кысылмый.

“Мәсьәләне җентекләп тикшерәчәкбез, - дип язган юрист.  - Видеодагыларның барысы да җавап бирәчәк, кулдан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Прокуратурага яздым, полициягә хәбәр иттем, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тарттырылачаклар,  мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылар  моның  өчен җаваплы булачак. Каза күргән үсмерне яклаячакбыз”.

Эчке эшләр министрлыгында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына Стәрлетамакта кыйналган укучы белән хәлгә аңлатма бирделәр:

“Бу очрак буенча хәбәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак  идарәсендә теркәлгән. Әлегә билгеле булуынча,  9 сыйныфта укучылар арасында тәнәфестә җәнҗал чыккан. Конфликт барышында үсмерләрнең берсе икенчесен җәрәхәтләгән. Тикшерү оештырылды, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар чыгарылачак”.

Харап хәлләр... Ни кызганыч, соңгы арада мәктәп стеналарында егет-кызларның бер-берсен мыскыл итеп, түбәнсетеп һәм  җәберсетеп кыйнау (һәм моны мотлак рәвештә видеога төшерү, аннары мессенджерларда тарату...) турындагы хәбәрләр чыгып кына тора. Мәсәлән, шушы көннәрдә Подмосковьеның Котельники шәһәрендә 7 үсмер кыз мәктәп бәдрәфендә ахирәтләрен кыйнаган. Ксюша исемле кыз баш сөяге-ми җәрәхәте белән дәваханәгә эләккән. Белем эстәү йортларында үсмерләрнең бер-берсен “кошмарить” итү очраклары кайчан да булса туктармы? Кайдан килә бала-чагада шулкадәр вәхшилек?

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас