Җинаять һәм җәза
13 декабрь 2024, 09:38

Банк карталары белән яңа мошенниклык схемаларын уйлап тапканнар

Сез бу хакта белергә тиеш! 

Мошенниклар русиялеләрнең акчаларын урлар өчен яңа схемалар куллана башлаган. Анда банк карталарының виртуаль клоннарын булдырганнар. Моның белән ничек көрәшергә икәнлеген ВТБда сөйләгәннәр.

Яңа алдау ысулы ноябрь һәм декабрь айларында тарала башлаган. Җинаятьчеләр гражданнарга шалтыраталар да үзләрен мобиль оператор хезмәткәрләре дип таныштыралар. Шалтыратучылар сүзләренчә,  хезмәтләндерүгә булган килешүне озайтырга кирәк, моның өчен мобиль  кушымта йөкләү таләп ителә. Чынында ул мобиль кушымта түгел, ә шпион программасы. Явыз ниятле адәмнәр ул программа ярдәмендә  читтән торып гражданнарның телефоннары белән идарә итә ала. Аннары мошенниклар корбанын банк картасын фотога төшерүне  яисә аны смартфонга якынайтуны, иске ПИН-кодны кертеп, янәсе дә аны яңасына алмаштыруны сорыйлар. Алдарга уйлаган кешенең телефонында NFC технологиясен  (мәгълүматларны тапшыру технологиясе) активлаштыралар. Шул ук вакытта мошенникның смартфонындагы икенче программа  карта мәгълүматларын эләктереп алу өчен кулланыла. Виртуаль клон мошенникларга банкоматларда акча салдырып алырга һәм NFC-терминаллары булган кибетләрдә әйберләр сатып алырга мөмкинлек бирә.

Мондый алдануларга дучар булмас өчен белгечләр мессенджерлар аша җибәрелгән сылтамалар буенча кушымталар йөкләмәскә киңәш итәләр.  ВТБда мобиль операторларның һәм башка компанияләрнең  кушымталарын аларның рәсми сайтларында табарга була, диләр.

Стәрлетамак яшәүче ир-ат үз әнисенә 1 млн сум күләмендә кредит рәсмиләштергән, дип хәбәр итә БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. Акча 33 яшьлек ир-атка инвестицияләрдә акча эшләү өчен кирәк булган, аңа аны танышу сайтындагы кыз җәлеп иткән.

"Ир-атка сатудан югары керемнәрнең керүен дәлилләп, кушымта урнаштырганнар. Әмма кушымтаны бетергәннән соң ул калган 200 долларны чыгару өчен өстәмә акча кертергә кирәклеген белгән. Зыян күрүче 1 млн сумга якын акча күчергән, шуларның 600 меңе – кредит акчалары. Акчаларның кире кайтарылуын көтеп һәм яңа кертемнәр тәкъдим итеп, ул әнисе телефоны аша 1 млн сумлык кредит рәсмиләштерә, әмма күчерү банк тарафыннан кире кагыла. Шуннан соң ир-ат әнисенә бу хәл  турында сөйләп бирә. Әнисе аның барлык  кредитларын түләгән”, — дип сөйлиләр мошенниклык очрагы турында полициядә.

Нәтиҗәдә мошенниклык һәм мошенниклыкка һөҗүм итү буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Чыганак: lenta.ru/ bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас