Җинаять һәм җәза
11 декабрь 2024, 07:22

Дүрт ел дәвамында үлгән инвалид баласы өчен акча алып яткан

Абау!

Дүрт ел дәвамында үлгән инвалид баласы өчен акча алып ятканДүрт ел дәвамында үлгән инвалид баласы өчен акча алып яткан
Дүрт ел дәвамында үлгән инвалид баласы өчен акча алып яткан

Бер хатын үлгән кызы өчен түләүләр алып яткан. Ишембай районара прокуратурасы “түләүләр алганда мошенниклык” маддәсе буенча45 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше җуенча  гаепләү бәяләмәсен раслады. Прокуратурада хәбәр итүләренчә,  2013 елдан башлап хатын инвалид дип танылган кызы өчен  пенсия һәм аны карау буенча башка социаль түләүләр алучы булган.

2020 елда баласы үлүенә карамастан, ана бу хакта Пенсия һәм социаль страховка фонды бүлегенә бу хакта хәбәр итмәгән һәм акчалар алуны дәвам иткән.

2020 елның май аеннан алып 2024 елның мартына кадәр хатынның банк исәбенә 1,5 миллион сумга якын акча күчкән. Бу акчаларны ул үз мәнфәгатьләрендә кулланган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм дәүләткә салынган зыянны каплаган. Җинаять эше арытаба карау өчен Ишембай шәһәр судына юнәлтелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас