Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 декабрь 2024, 21:31

Уфада исерек хатын кафеның астын өскә китергән

Аны әле тапмаганнар. 

Уфада исерек хатын  кафеның астын өскә китергән
Уфада исерек хатын кафеның астын өскә китергән

Уфада яшәүче исерек хатын банк карточкасын өендә онытып калдыру сәбәпле кафеның астын өскә китергән.

SHOT Telegram-каналы язуынча,  алсу төстәге куртка кигән исерек хатын Aibat Hallyar кафесында заказ өчен түли алмагач, кулы астына нәрсә туры килә – барын да алып кассир ханымга табан ыргыта башлаган.  Хатынның нәфрәте шулкадәр көчле була ки, ул өстәлләрне аудара, утыргычларны алып, кассирга стойкасына ыргыта, кечкенә чыршыны да алып ыргыта. Бермәл котырынган хатын, кафе хезмәткәренә утыргыч белән кизәнгәндә үзе шул утыргыч астында калып, егыла.

Иң күңелсезе шул –  хатын бу мәшхәрне  үсмер улының күз алдында кылган. Бала әнисе өчен гафу үтенгән һәм без барын да түләячәкбез, дип вәгъдә биргән. Кассир хатын полиция чакырткач, хатын белән аның үсмер улыннан җилләр искән.

Нәтиҗәдә кафе сатучысы бәрелгән һәм сыдырылган,  кафе җитәкчелеге,  зыян күләмен исәпләп, полициягә гариза язган.

Ачуы кабарган хатын салган зыян күләме 100 мең сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта  Aibat Hallyar

 Милли фастфуд челтәре хуҗасы Марат Нәсхетдинов хәбәр итә. Эшкуар сүзләренчә, кафеның астын өскә китергән хатынны тапкач та аны судка биреп, матди һәм әхлакый зыянны түләтәчәкләр.

P.S.  Aibat Hallyar кафесында хәлләр бик әйбәт түгел шул...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: