Җинаять һәм җәза
9 декабрь 2024, 12:41

Банклар халыкның 4,9 трлн сум акчасын мошенниклар кармагыннан коткарган

Әнә шундый сумма өч ай эчендә мошенниклар кулына эләкмәгән, дигән сүз.

Банклар халыкның 4,9 трлн сум акчасын мошенниклар кармагыннан коткарганБанклар халыкның 4,9 трлн сум акчасын мошенниклар кармагыннан коткарган
Банклар халыкның 4,9 трлн сум акчасын мошенниклар кармагыннан коткарган

III кварталда банклар 4,9 трлн сум урлауны булдырмый кала — бу үткән ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Июль-сентябрьдә куркынычсызлык системасы клиентлар счетына 16,1 млн кибермошенник һөҗүмен кире какты. Бу хакта Русия Банкы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, 25 июльдән банклар мошенниклык операцияләре турында яңартылган форма буенча хисап бирә башладылар (операция төшенчәсе клиентның ихтыяри ризалыгыннан башка): бу алдау яки ышанычтан явызларча файдалану нәтиҗәсендә башкарылган акча күчерү).

III кварталда урланган акчалар суммасы 9,3 млрд сумны тәшкил иткән. Бу сумманың 40%  онлайн-банкингка һәм күчерүләргә туры килгән. Элегрәк иң зур югалтулар карталарны кулланып операцияләр буенча булган.

Июль-сентябрьдә банклар 12,1 мең мошенник сайтларын һәм социаль челтәрләрдәге битләрне блоклау инициативасы белән чыкты, һәм элемтә операторларына җинаятьчеләрнең 42,1 мең телефон номеры турында мәгълүмат тапшырды.

"Урлаулар турындагы мәгълүмат хокук саклау органнарыннан регулятор мәгълүмат базасына зыян күрүчеләр үз банкларына гариза белән мөрәҗәгать итмәгәндә дә керә. Димәк, базада булган җинаятьчеләрнең реквизитлары саны тулылана", - дип хәбәр иттеләр Үзәк банкта.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ".

Банклар халыкның 4,9 трлн сум акчасын мошенниклар кармагыннан коткарган
Банклар халыкның 4,9 трлн сум акчасын мошенниклар кармагыннан коткарган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас