SHOT Telegram-каналы язуынча, Кемерово өлкәсеннән ике ир-ат Белоретта яшәүче бер эшкуарга эшләгән. Шушы көннәрдә алар аны таларга булган. Бизнесменның өйдә юк чагын сагалап торып, өенә кергәннәр һәм сейфны ачып, аннан акчалар һәм корал алганнар. Нәкъ шушы мизгелдә хатыны белән бергә йорт хуҗасы кайтып кергән. Талаучылар эшкуарны шунда ук атып үтергән, ә хатынын бәйләп, вәхшиләрчә үтергәнче тукмаганнар.
Талаучылар кара төстәге “Тойота” машинасында качмакчы булганнар. Әмма аларны Иглин районында тоткарлаганнар. Машина салонында мылтыклар һәм патроннар булган.