Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 декабрь 2024, 21:09

Башкортстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 4,5 млн сум күчергән

Мошенниклар көн саен "төп башыбызга утырту"ны дәвам итәләр бит...

Башкортстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 4,5 млн сум күчергән
Башкортстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 4,5 млн сум күчергән

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Стәрлетамакта яшәүче 77 яшьлек ханыма билгесез кешеләр шалтыраткан, алар үзләрен инвестиция компаниясе хезмәткәрләре, дип таныштырган. Алар аңа пенсиясен шактый арттырырга мөмкинлек тәкъдим иткәннәр. Моның өчен өлкән яшьтәге апага махсус мобиль кушымта урнаштырырга һәм акчаларны «брокер» счетына күчерергә кушканнар... Мошенниклар шул рәвешле ул еллык керемнең 30% кадәр ала алачак, дип ышандырганнар.

Пенсионер, вәгъдәләренә ышанып, күрсәтелгән счетка якынча 4,5 млн сум күчергән, аларның күп өлеше кредитка алынган. Табышны төрле сылтаулар белән чыгару мөмкин түгеллеге ачыклангач, аны алдаганнары ачыкланган. Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Башинформ», Олег Яровиков.

Башкортстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 4,5 млн сум күчергән
Башкортстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 4,5 млн сум күчергән
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: