Уфада хокук саклау органнарына ачыкланмаган затына аеруча зур күләмдә ришвәт тапшырганда арадашчы булып чыгыш ясаган 3нче район полиция бүлеге начальнигын тоткарладылар, дип хәбәр итә Башкортстанның Федераль куркынычсызлык хезмәте матбугат хезмәте.
БР Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, эшмәкәр сентябрь һәм ноябрьдә полициягә үзенең элеккеге бухгалтерына зур суммада акча урлаган һәм аның транспорт чарасын хокуксыз тартып алган өчен гариза биргән. Ләкин аның мөрәҗәгатьләре буенча нинди дә булса чаралар күрелмәде. Ул вакытта бизнесмен полиция бүлеге башлыгына үзенең элеккеге хезмәткәренә карата җинаять эше кузгатуны сорап мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәре моның өчен аның аша республика Эчке эшләр министрлыгының Баш Тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә 1,5 млн сум күләмендә ришвәт тапшырырга кирәк булачагын хәбәр иткәң, ә моңа эшмәкәр ризалашкан...
1 млн сум күләмендәге акчаларның беренче өлешен алганнан соң полиция бүлеге башлыгы ФСБ төбәк идарәсе оперативниклары тарафыннан тоткарланган. Хәзерге вакытта гаепләнүче белән беренчел тикшерү эшләре башкарылган, аңа чикләүләр кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр. Аның нәтиҗәләре буенча Эчке эшләр органнарыннан хезмәткәрне эштән чыгарып җибәрү турында Карар кабул ителәчәк.
Юлай НИЗАЕВ.