Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге ялгыз ханым 3 миллион сум акчасыннан "колак каккан"...
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, башта ул үзенең брокерлык счетын тулыландыра дип уйлаган, аннары янәсе "туңдырылган" акчаларны кайтару һәм счетны блокировкадан чыгару өчен, дип акчаларын чыгарып салган.
Аннары янәсе халыкара килешүләр стандартларына туры килми торган банк картасын резервацияләү өчен дә акча кирәк була. Ә инде аңа акча алып килергә тиешле инкассаторларның хезмәтләре өчен түләүнең чираттагы таләбеннән соң гына хатын-кыз алдау корбаны булуын аңлаган.
"Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез, үзләрен булып танытсалар да!" — дип кисәтәләр республика Эчке эшләр министрлыгында.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ".