Җинаять һәм җәза
6 декабрь 2024, 04:26

Ике пошины харап иткәннәр

Бу вәхшилеккә кемнең кулы күтәрелгән? 

Ике пошины харап иткәннәрИке пошины харап иткәннәр
Ике пошины харап иткәннәр

Бер ир үзенең эте белән Уфа районында урманда йөргәндә ике поши гәүдәсен тапкан. Ул шунда ук БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына шалтыратып хәбәр иткән.

БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев әйтүенчә, тикшерү вакытында 6 яшьлек ана поши һәм 3 яшькә якын ата поши билгесез кешеләр тарафыннан законсыз тотылган.

"Бу зыян 640 мең сумлык. Ике пошины законсыз тоткан өчен зыян аеруча зур. Әлеге вакытта тикшерү бара", - дип хәбәр иткән ведомство вәкиле.

Чыганак: Башинформ.

Фото: БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас