Русиядә йөзләгән онкология белән авыручы кешене, яман шештән дәвалыйбыз дип вәгъдә итеп, миллион сумнарга төп башына утыртканнар. Аларны “онкологиядән дару” алырга күндергәннәр, әмма дәвалану урынына аларның яман шешләре үскән генә.
SHOT Telegram-каналы язуынча, “Живая Земля” җәмгыяте (конторасы Башкортстанның Шихан авылында теркәлгән) хезмәткәрләре яман шеш белән авыручыларны табып, аларга онкологиядән имеш тә өр-яңа “Пептид Т-1” препараты булдырдык, дип сөйләгәннәр. Әмма бер “әтнәкәсе” бар – дару препараты әлегә клиник сынаулар үтмәгән.
Быел май аенда бизнесменнар “яңа препаратны сынауда” катнашырга ризалашкан яман шеш белән авыручы бер төркем кешеләрне җыйган. Сынауларда барлыгы 50 кеше катнашырга ризалык белдергән. Даруның бер ампуласы пациентлар өчен ким дигәндә 10 мең сум тәшкил иткән. Ә аена бу препаратның 3-4 дозасы таләп ителгән. Кайсыбер яман шеш авырулы пациентларга препаратны партиясе белән сатып алган хәлдә эшкуарлар ташламалар вәгъдә иткән һәм могҗизага ышанган кешеләр йөзәр мең сумга “Пептид- Т-1”ны сатып алганнар.
Берникадәр вакыттан соң авырулар хәлләренең начараюын сизгән, ә табибларда тикшеренгәннән соң яман шешләрнең тагы да үсүе ачыклаган.
Шикле БАДлардан Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре, Башкортстан, Тыва республикасында яшәүчеләр каза күргән. Алар Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменә мөрәҗәгать юллаган.
“Живая Земля” җәмгыяте 2022 елдан бирле эшли. Тәүдә аларның максатлы аудиториясе авыру пенсионерлар булган. Сатулар челтәрле маркетинг принциплары буенча башкарылган – “сарафан” радиосы аша кешеләр танышларын чакырган, препаратны саткан һәм һәр клиенттан аңа акча кергән. 4 мең язылучыдан торган Телеграм-канал булдырганнар һәм консультацияләр оештырып, шул “пептид”ларны сатканнар. Эшкуарлар чималның төп һәм бердәнбер поставщигы – табигать, дип ышандырган.
Шикле комания җитәкчесе Руслан Максютов һәм аның идеяле илһамчысы Геннадий Кошелев тагын дүрт хезмәткәр белән бер ел эчендә 99 миллион сумнан артык акча эшләгән. Алар нинди дәбулса комментарийлар бирүдән баш тарткан.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.