Сәүдә үзәге сакчысы башкала югары уку йортларының берсендә эшләүче 47 яшьлек ханымның акчаларын саклап калган. Полициягә гариза белән мөрәҗәгать итүче хатын сүзләренчә, аңа үзен проректор дип таныштырган кеше шалтыраткан һәм тиздән банк һәм хәвефсезлек хезмәтеннән шалтыратуларын көтегез, дип хәбәр иткәннәр. Соңрак вуз хезмәткәре аңа шалтыраткан ялган белгечләргә ышанган.
Бу “белгечләр” ханымга банк исәбендә сәер операцияләр күренә дигән һәм банкка мөрәҗәгать итеп, булган бар акчаларыгызны “хәвефсез” исәпкә күчерегез, дип киңәш иткән. Мошенникларга ышанган хатын акчаларын банкомат аша күчерер өчен сәүдә үзәкләренең берсенә юлланган.
“Әмма сәүдә үзәгенә килгән хатынга ярдәм итәргә теләгән сакчыны аның үз-үзен тотышы сагайткан. Ханым янына килгән сакчы аның мошенниклар белән сөйләшүен аңлаган һәм шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Полиция хезмәткәрләре ярдәмендә вуз преподавателе 1 миллион сум акчасын саклап калган”, – диләр бу вакыйга турында БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru