Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 декабрь , 17:39

Банк хезмәткәре клиентның акчасын урлаган

Уфа банкларының берсендә эшләүче хезмәткәр 300 мең сумнан артык акча урлауда шикләнелә. БР буенча Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьләр белән көрәш бүлеге ачыклавынча, банкта эшләгән 26 яшьлек шикләнелүче хатын имеш тә банк бүлегенең рейтингын арттырырга кирәк дигән сылтама белән таныш ир-атка кредит картасы рәсмиләштергән.  Клиентының онлайн-банк кушытмасына кереп, ул дистанцион рәвештә кредит рәсмиләштергән дә карта ачып, аның ярдәмендә 300 мең сум акча салдырган.

“Ел дәвамында шикләнелүче хатын кредит буенча минималь түләүләр кертеп барган, әмма нәтиҗәдә клиент барыбер бурычы барлыгы турында хәбәр алган. Шикләнелүче  хатын, вакытны сузып, аны банк хаталанган дип ышандырып маташкан.  Әмма ярты ел чамасы вакыт узгач, яшь ир алдануын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән”, – диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Шикләнелүче хатын гаебен таныган. Җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: