Уфада яшәүче 55 яшьлек хатын мошенниклар тозагына эләккән. Аңа шалтыратучылар үзләрен аның элекке җитәкчеләре дип таныштырганнар. Алар хезмәткәрләр арасында шәхси мәгълүматлар таралу ихтималы хакында һәм аның исеменә кредитлар рәсмиләштерелү турында хәбәр иткәннәр. Мошенниклык гамәлләрен булдырмас өчен ялган җитәкчеләр хатынга Федераль хәвефсезлек хезмәте белгеченә мөрәҗәгать итәргә кушканнар. ФСБ хезмәткәре тиешле инструкцияләр бирәчәк, дип ышандырган алар.
Берникадәр вакыттан соң аңа янә шалтыраталар, бу юлы “ФСБ хезмәткәре”. Ул барлык мәгълүмат конфиденциаль булып калырга тиеш, һәм мошенниклар инде хатын-кыз исеменә кредитка гариза биргәннәр, дип аңлата. Мошенниклыкны булдырмау өчен аңа кичекмәстән банкка барып һәм үз исәпләреннән барлык акчаларны салдырып алырга киңәш ителгән. Ул шулай ук банк хезмәткәрләре аферистлар белән бәйле дип ышандырган, һәм хатын-кызга бу хәл турында беркемгә сөйләргә кирәкми, дип кисәтә. Хатын банкка барып акчаларын салдырган һәм, берничә “махсус” исәпкә мошенникларга 2,5 миллион сумга якын акча җибәргән. Җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктагач, ул үзенең алданганын аңлаган.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: Федераль хәвефсезлек хезмәте хезмәткәрләре беркайчан да популяр мессенджерлар аша шалтыратмыйлар һәм сезне акчаларыгызны таныш булмаган исәпләргә күчерергә үгетләмиләр. Игътибарлы һәм сак булыгыз, үз акчаларыгызны саклау өчен мошенниклар турындагы мәгълүматны өйрәнеп барыгыз!