Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 ноябрь , 16:20

Урамда 800 мең сум акча тапкан да БМВ һәм айфон сатып алган

Көтмәгәндә шундый акча килеп керсен әле!

Екатеринбургта бер ир акча һәм җирле компания  директоры исеменә документлар салынган сумка тапкан һәм акчаларны кыйммәтле товарлар сатып алуга тотынган.

Е1 басмасы язуынча, 26 яшьлек водитель Щербаков урамы һәм Широкий тыкрыгы чатында борсетка тапкан. Аның эчендә 800 мең сум акча һәм компания директоры исеменә документлар булган. Бер атна дәвамында әлеге ир-ат бу акчаларны туздырып йөргән. Ул үзенә иске БМВ машинасы, алтын чылбыр, Apple телефоны һәм сәгате сатып алган.

Полицейскийлар аны күзәтү видеокамералары ярдәмендә ачыклаган. Водитель гаебен таныган – аңа карата “Караклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Яшәгән урынын карап чыкканнан соң, компания директорының документлары да, урамда табылган сумка да ачыкланган. Аның сатып алган әйберләрен тартып алганнар. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: