Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 ноябрь , 15:46

Мошенниклар алдаганын сизмисең

Җиңел акча вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз.

Мошенниклар алдаганын сизмисең
Мошенниклар алдаганын сизмисең

Соңгы тәүлектә полициягә мошенниклар алдавы турында 17 хәбәр килгән.

Уфа шәһәре буенча 7нче полиция бүлегенә 60 яшьлек медицина хезмәткәре мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз социаль челтәрләрнең берсендә инвестицияләр кертеп җиңел табыш алырга тәкъдим итүче реклама белдерүенә җавап биргән. Ул шул сайтта теркәлгән һәм тиздән аның белән, янәсе, финанс белгече элемтәгә кергән. Шалтыратучы инвестиция компаниясе турында сөйләгән һәм акча салып, эшләп карарга тәкъдим иткән. Беренче вакытта ханым табышның сизелерлек артуын күргәч, бик шатланган, шуңа күрә җинаятьчеләр киңәше буенча зуррак акча салырга карар иткән.

Башта ул бөтен булган акчасын биргән, ә аннан кредит рәсмиләштергән. 2,5 миллион сумнан артык акчасын ул "инвестиция" счетына күчергән. Бик зур сумма җыелгач, акчасын алырга уйлаган, ләкин булдыра алмаган, шунда ул мошенниклар белән эш итүен аңлаган.

Шуннан соң ул акчаны кире кайтару өчен юристларга мөрәҗәгать иткән. Ләкин монда да ул аферистларга эләккән. Зыян күрүче ялган специалистка 500 мең сумнан артык акча биргән, әмма вәгъдә ителгән ярдәмне ала алмаган.

Нефтекама шәһәре буенча полиция бүлегенә шундый ук гариза белән 30 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Танышу сайтында ул бер кыз белән танышкан. Сөйләшә торгач, ул кыз өстәмә акча эшләү ысулын тәкъдим иткән. Эшнең асылы-биржада валюта белән сәүдә итү. Бу тәкъдим аңа ошаган, ир-ат 2,5 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм «финанс аналитигы» җитәкчелегендә аларны отышлы проектка салган. Әмма акчасын кире чыгара алмагач, ул үзен алдаганнарын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы таныш булмаган кешеләр белән телефон аша аралашканда сак булырга өнди. Җиңел акча эшләргә вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: