Җинаять һәм җәза
29 ноябрь 2024, 06:50

"КамАЗ" водителе "Лада"га юл бирмәгән

Авариядә бер кеше гомере өзелгән. 

Бүген иртән Ишембайның Индустриаль шоссесында сәгать сигезләр тирәсендә  юл һәлакәте теркәлгән.

Әлегә билгеле булуынча, 54 яшьлек ир-ат, “КамАЗ” белән идарә итеп, сулга борылганда каршы килүче  “Лада Приора”га юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 19 яшьлек водитель ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак булган.

Вакыйга урынына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка махсус хезмәтләр килгән. Авариянең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас