Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 ноябрь , 14:51

Җитәкче хезмәткәрләреннән акча җыйган

Комсызлык бер ишектән килеп керсә, бәхет икенче ишектән чыгып китә.

Җитәкче хезмәткәрләреннән акча җыйган
Җитәкче хезмәткәрләреннән акча җыйган

Евгений Макотин - Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең төбәк идарәсе башлыгы урынбасары матди хәлен яхшырту максаты белән вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә. Гадирәк итеп әйткәндә, Макотин әфәнде хезмәткәрләреннән үзенә премияләр җыю белән шөгыльләнгән. Монда сүз 500 мең сум турында бара. Шуның белән ул эләккән дә инде. Тикшерүчеләр эзәрлекли башлаган да инде.

Бүген аны тикшерү изоляторына япканнар. Суд залында ул: "Миңа олы яшьтәге әнине карарга кирәк, шәһәр читендәге йортыма да күз-колак булырга иде һәм хатыныма да ярдәм итәргә кирәк. Үземнең сәламәтлек тә бик шәптән түгел, хроник авыруларым да бар", - дип гаепләнүче өй аресты сораган. Тикшерүче һәм прокурор чик кую чарасы катгыйрак булырга тиеш дип белдергәннәр.

Барлык якларның да дәлилләрен тыңлагач, Макотин әфәндене тикшерү изоляторына җибәрергә булганнар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: