Уфаның Октябрь районы прокуратурасы күпкатлы йорт лифтында бер ирнең улын кыерсытканы өчен җинаять эшен судка юллаган.
"Лифтта куелган камера күрсәтүенчә, быел, 6 ноябрендә, Уфаның Королев урамындагы күп фатирлы йортта малаена ачуы чыккан бер ир, үзен тыя алмыйча, аның уң аягына тибә. Нәтиҗәдә, 6 яшьлек бала лифтта егылып, башы белән бәрелә, ә әтисе тагын да ныграк "эләктерүе" белән яный башлый. Бу хәлгә битараф калу мөмкин түгел иде",-дип хәбәр иттеләр Октябрь районы прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Видеоязма социаль челтәрләрдә таралгач, тиз арада ир-атның кем булуын ачыклаганнар һәм тикшерү эше башланган. Ата кеше үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Уфаның Октябрь районы буенча җәмәгать судьясына җибәрелә.
Чыганак: Башинформ.