Наркотиклар белән бәйле хәлләр турыдан-туры үзеңә килеп кагылмаганда, башкаларга никадәр дәрәҗәдә авырлык китергәнен күз алдына китерә алмыйсың. Ә бит кемнеңдер газиз баласы, туганы, ире, шул заман чиренә бирелгәндер дә, якыннарын ачы кайгыга салгандыр. Аны таратучылар, сатучылар бу турыда уйланмый шул, кесә баету ягын гына карый. Андыйлар барыбер бер тотыла.
Нефтекамада яшәүче бер ир 9 елын кырыс режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Шулай ук ул җинаятьчел эшчәнлеге өчен 100 мең сум штраф та түләячәк. Гаепләнүчегә карата мондый хөкем карарын Нефтекама шәһәр суды «Наркотикларны законсыз сатарга омтылу» һәм «Җинаять кылу нәтиҗәсендә сатып алынган акчаларны легальләштерү» маддәләре буенча чыгарган.
БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2018 елдан бүгенге көнгә кадәр бу ир наркотиклар сату буенча интернет-кибет курьеры булып эшләгән. Наркотикларны яшерү өчен махсус урыннар әзерләгәне өчен гаепләнүче криптовалюта рәвешендә 5,5 млн сум “хезмәт хакы” алган, аларны чын акчага әйләндереп, банктагы исәбенә күчерә барган. Өендә тентү вакытында 5 килограммнан артык наркотик матдәләр табылган.
Без капчыкта ятмый, законсыз рәвештә наркотиклар сатучыларның иртәме-соңмы наркоконтроль хезмәткәрләре тозагына эләгәсе көн кебек ачык.
Әгәр сез, дуслар, наркотиклар сатучылар яки кулланучыларны беләсез икән, аноним хәбәр итә аласыз. Республика Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре "Telegram" кушымтасында наркотиклар белән көрәшү өчен "Опасные граффити" @narkotiki_zlo_bot чат-бот булдырган. Урам баганаларында, тукталышларда, биналарда, лифтларда наркотиклар турында мәгълүмат булган язу күрәсез икән, битараф калмагыз, дуслар! Шул чат-бот аша оперативникларга аноним хәбәр итегез.