Затон бистәсенең Очучылар урамындагы бер йортта яшәүчеләр шаккаткан. Аларның почта тартмаларын билгесез адәм ботарлаган. Тулы гына гәүдәле ир, урманда агач куышында бал тапкан аю сыман йорттагыларның почта тартмаларында нидер эзли.
Эзләгән нәрсәсен таптымы икән – билгесез, әмма почта тартмалары хуҗаларына килгән корреспонденцияне бер кочак буталып беткән хатлар һәм кәгазьләр арасыннан озак эзләргә туры киләчәк. Видеоязмадагы ир аларның барысын да ничек туры килә шулай идәнгә ыргыта.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.