Руль артында водителе булмаган машина, артка китеп, чак-чак кына 2 яшьлек сабыйның гомерен өзми калган. Салават шәһәр суды бу вакыйгада имгәнгән баланың өлкән абыйсын гаепле дип тапкан. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2023 елның сентябрендә водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән ир, “ГАЗ” маркалы автомобилен кузгаткан һәм передачалар тартмасын нейтраль хәлгә куйган, шулчак машина артка киткән.
Бу вакытта машина тирәсендә аның 2 яшьлек энесе уйнап йөргән – ул машина тәгәрмәчләре астында калган: баланың сәламәтлегенә җитди зыян килгән.
Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таныган.
Суд аңа, транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, гомум режимлы холык төзәтү колониясендә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.
Моңа охшаш очрак былтыр Иглин районында теркәлгән иде: шәхси йорт ихатасы гаражында 7 яшьлек малай, машинаны кабызырга маташып, үзенең 2 яшьлек энесен таптаган иде. Малай машинаны кабызырга теләп, ачкычын бора һәм артка киткән машина нәни малайны гараж капкасына китереп кыса. Табиблар бер айдан артык аның гомере өчен көрәште, тик, кызганычка каршы, сабый үлде.
Чыганак: bashinform.ru