Иглин районында укучы кыз бала баш сөяге-ми җәрәхәте белән дәваханәгә эләккән. Аны сыйныфташы кыйнаган. Кыз бала яңа сыйныфка килгән һәм аның сыйныфташлары белән мөнәсәбәтләре киеренке булган. Mash Batash Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, сыйныфташы яңа килгән укучы кызны даими мыскыллаган, түбәнсеткән һәм башына суккан. Кыйналган кыз бала бу хәлләргә түзеп йөргән, әмма беркөнне бию дәресендә һушын югалтып егылган. Дәваханәдә аңа баш сөяге-миенең ябык җәрәхәте диагнозын куйганнар. Кыз баланың әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.
"Хәбәр Рeсия Эчке эшләр министрлыгының Иглин районы буенча бүлегендә теркәлгән. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү уздырыла", – дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Шул ук вакытта Башкортстан прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү оештырган.
"Интернет челтәрен мониторинглау барышында ачыкланган видеороликта балигъ булмаган кыз Иглин районы мәктәпләренең берсендә буллинг фактлары һәм аңа тән җәрәхәтләре салу турында сөйли. Прокуратура балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешен, шул исәптән укучыларның уку йортында хәвефсез булуны да тикшерәчәк, ата-аналарның һәм мәгариф оешмасында вазифа биләгән затларның үз бурычларын үтәү-үтәмәү мәсьәләсенә бәя бирәчәк. Нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк”, — дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.
Чыганак: bashinform.ru