Машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 129 000 сумга 172 штраф җыйган. “Штраф” профилактик операция вакытында Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясенең аерым махсус батальоны хезмәткәрләре Уфа районында Көнбатыш урау юлының 17нче километрында бурычлы машина йөртүчене тоткарлаган.
36 яшьлек ир-атка карата штрафларны вакытында түләмәгән өчен 172 административ материал төзегәннәр.
“Вакыйга урынына килгән Федераль суд приставлары хезмәте белгечләре, тиешле документлар әзерләп, транспорт чарасына арест салганнар”, – дип хәбәр итәләр дәүләт автоинспекциясендә.
Чыганак: bashinform.ru