Җинаять һәм җәза
26 ноябрь 2024, 08:43

Чыршы бурларын аулыйлар

Агач урлап кисүчеләрне ни көтә?

https://forest.bashkortostan.ru/https://forest.bashkortostan.ru/
https://forest.bashkortostan.ru/

Елның соңгы аена аяк басабыз. Димәк, тиздән чыршы базарлары эшли башлаячак. Башкортстанның урман хуҗалыкларында бәйрәмгә 60 мең чыршы әзерләячәкләр.

“Белгечләр ылыслы агачларны – чыршы, ак чыршы (пихта) һәм наратны экосистемага зыян китермичә, катгый билгеләнгән урыннарда әзерләячәкләр. Яңа ел агачларын урман хуҗалыкларында һәм традицион чыршы базарларында сатып алырга мөмкин”, – ди Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркатибе Наилә Зарипова.

Узган еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, бу чорда урман браконьерлары да активлаша башлый. Аларның максаты билгеле – урманда үскән агачларны урлап кисеп, Яңа ел алдыннан бәйрәм базарларында сатып баемакчылар. Шуңа министрлык инспекторлары ылыслы агачларны законсыз әзерләү урыннары белән беррәттән сәүдә нокталарын да тикшерәчәк: әгәр сатучының агач кисүгә документлары булмаса, аңа закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. 

Гражданнар өчен штраф күләме – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифа биләүчеләр өчен – 20 меңнән 40 мең сумга тиклем, юридик затлар өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә, дип искәртәләр ведомстводан.

Әгәр чыршыларны механизмнар, мәсәлән, бензин пычкысы һәм машиналар ярдәмендә кискәннәр икән, яисә урман паркының яшел поясында кискәннәр икән, гражданнарны – 5 мең сумга кадәр, юридик затларны 500 мең сумга кадәр штраф көтә, киселгән агачларны, коралларны һәм техниканы конфискациялиячәкләр.

Моннан тыш, хокук бозучы урман фондына китерелгән зыянны капларга тиеш була. Әгәр зыян суммасы 5 мең сумнан артса, гражданин җинаять җаваплылыгына тарттырыла һәм 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Бу – иң югары җәза. 

Әйткәндәй, инспекторлар ылыслы агачларны законсыз әзерләү ихтималы булган урыннар буенча рейдлар үткәрә башлады да инде.

“Чыршы-2024” оператив-профилактик операция 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Агачларны законсыз кисү очраклары турында Урман хуҗалыгы министрлыгына 8 (347) 218-14-14 телефоны буенча хәбәр итәргә була.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас