Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 ноябрь 2024, 01:51

Белоретта хулиганнар Укытучылар скверында скульптураны бозганнар (ВИДЕО)

Бала-чага бигрәк тәртипсез...

Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Белоретта  Укытучылар скверында скульптураны бозган үсмерләрне тотканнар.

Билгесез кешеләр яңа скульптураны бозып,  аның янындагы прожекторны ватып маташканнан соң шәһәр хакимияте полициягә мөрәҗәгать иткән. Композициянең укучы скульптурасын бозганнар. Күзәтү видеокамераларыннан ачыклануынча, бу вандаллар – нәкъ җирле мәктәпләрнең берсенең укучылары.

Полицейскийлар хулиганнарның  шәхесләрен ачыклаган. 10-14 яшьлек балалар белән профилактик әңгәмәләр оештырылган.

Аларның  ата-аналарын балаларын начар тәрбияләгәннәре өчен административ җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе хәл ителә. Кече яшьтәге вандаллар салган зыянны да аларның ата-ана капларга тиеш булачак.

Хәзер бала-чага күпне белә, аларның барысында да диярлек  интернетка тоташкан мобиль телефоннар бар. Нишләп соң алар адым саен видеокүзәтү камералары урнаштырылганын белми? Үзләрен дә, ата-аналарын да оятка калдыралар, җитмәсә, исәпкә куюлары да бар, ә бу мәсьәлә кайчак киләчәктә биографияне “пычратып” куюы да ихтимал. 
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: