Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлегенә бер оешма директоры мөрәҗәгать иткән. Аңа мошенниклар шалтыратып, телефонындагы «МТС» кушымтасын яңартырга кушканнар һәм мошенниклар алдап акчасын урламасыннар өчен акча түләттергәннәр.
Шалтыратучылар бу кешегә үзләрен МТС операторлары дип таныштырганнар. Мобиль кушымтаның иске версиясен яңартырга тәкъдим иткәннәр. Бу эштә ярдәм итү өчен телефоны экранын аларга күрсәтү функциясенә басарга кирәк, дигәннәр. Җинаятьчеләр шул рәвешле аның шәхси мәгълүматларына ия булганнар.
Берникадәр вакыттан зыян күрүчегә банк хезмәткәре дип шалтыратканнар. Кемдер аның исеменә кредит алып торуын хәбәр иткән. Гаризаларны гамәлдән чыгару өчен тагын бер кредит рәсмиләштереп, акчаны «хәвефсез счетка» күчерергә үгетләгәннәр. Оешма директоры мошенникларның барлык сүзләренә дә ышанган. Шулай итеп ул чит кеше исәбенә 16 миллион сумнан артык акча күчергән.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: телефон аша сим-карта яки банк картасының гамәлдән чыгуы турында тәкъдим итәләр икән, ышанмагыз. Әгәр смс код сорасалар, телефоныгызны куегыз, сөйләшмәгез.
Чыганак: Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.