-2 °С
Болытлы
Салават районының Мәчетле авылында үтерү очрагы теркәлгән. Коляскада хәрәкәтләнүче 37 яшьлек ир-атны 20 ноябрь төнендә үтерелгән.
Хокук саклау органнары “кайнар эзләр” буенча җинаятьтә шикләнелүчене ачыклаган. Ул – күршедә яшәгән 35 яшьлек ир. Бу хакта “На земле Салавата” Телеграм-каналы хәбәр итә.
Әлегә билгеле булуынча, үтерү алкоголь эчемлекләр эчкәннән соң теркәлгән. Тикшерү эше башланган.
Чыганак: bashinform.ru