Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегенә 55 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул мошенник хатын гаебе аркасында 1 миллион 700 мең сумнан артык акчасыннан колак кага язган.
Гариза язучы ханымга популяр мессенджерда таныш булмаган хатыннын шалтыраткан. Ул үзен кәрәзле элемтә компания хезмәткәре дип таныштырган. Оператор хатын Белоретта яшәүче ханымның абонент номерының срогы гамәлдән чыга дип хәбәр иткән һәм хезмәттәшлекне дәвам иткәндә тарифка саллы гына ташлама вәгъдә иткән. Килешүне озайтыр өчен әңгәмәдәш телефонга килгән кодны хәбәр итүен сораган. Ханым кодны әйткән.
Шуның белән сөйләшү тәмамланган, әмма күп тә үтми икенче номердан шалтыратканнар. Бу юлы яшь кыз сим-картаның срогын озайту өчен телефонның экранын видео ярдәмендә күрсәтү функциясен кабызуны сораган. Ханым, смартфондагы настройкаларны яхшы белмәгән, шалтыраткан хатынның инструкцияләре буенча төрле төймәләргә баскалаган. Ул вакытта аның телефонына бер-бер артлы күпсанлы смс-лар килгән, әмма ханым аларга игътибар итмәгән.
Икенче көнне банк кушымтасында ханым аның исеменә 1,7 млн сум күләмдә кредит рәсмиләштерелүен, әмма акчалар әлегә аның исәбендә булуын күргән. Ул тиз генә банкка шалтыраткан һәм хәлне аңлатып, кредитны япкан һәм исәпне блокировкалаган. Бәхеткә, ул зыян күрмәгән. Ярый мошенниклар җитезрәк булып, акчаларны чит исәпләргә күчереп өлгермәгән...
Чыганак: bashinform.ru