Петровское авылында яшәүче 71 яшьлек кешегә билгесез номердан шалтыратканнар.
Үзләрен электр энергиясен таратучы компания хезмәткәре дип таныштырган һәм мәгълүматларны автомат рәвештә тапшыру өчен модульле электр счетчигын урнаштырырга кирәклеген әйткән. Ул шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре аша бирергә мөмкин, моның өчен СМС белән килгән кодны әйтергә кирәк, дигәннәр.Пенсионер мошенникларга ышанып, кодны әйткән. Сөйләшү вакытында шалтыратучы ирнең тагын күпме акчасы барлыгы,аны кайда саклавы турында да кызыксынган. Акчасы барлыгын белгәч, аны "хәвефсез" счетка күчерергә күндергән. Операцияләрнең берсен банк туктаткан, әмма аферистлар икенче «хәвефсез» счет булдырган. Күчерә торгач, пенсионерның күп еллар җыйган 2 миллион сумы очкан.
Икенче тапкыр шалтыратуларында мошенниклар аңа машинасын сатарга үгетләгәннәр. Алай акчаң артачак, яңадан машина алырга күп җыелачак, дигәннәр. Пенсионер җинаятьчеләргә ышанып, "хәвефсез" счетка автомобиль акчасын - 1,5 миллион сумын да күчергән. Шулай ук ул хатыныннан акча сораган һәм аныкын да мошенникларга җибәргән. Гомумән алганда, аферистлар Ишембай районында яшәүчене 5 миллион сумга диярлек алдаган.
Чыганак: Эчке эшләр министрлыгы.
Автор фотосы.