Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 ноябрь , 11:06

Туган көнендә кыйнап үтергәннәр

Кайчагында кешеләр бигрәк вәхши кылана...

Белоретта яшь ир икенче бер ир-атны кибеттә чыккан җәнҗал аркасында кыйнап үтергән.

32 яшьлек Игорь үзенең туган көнендә әтисе белән кибеткә азык-төлек сатып алырга кергән. Кассада бер сукбай  ир-атлар компаниясеннән акча теләнгән. Компания аты-юлы белән сүгенеп, аны куган. Игорьнең әтисе сукбайны яклап чыккан. Нәтиҗәдә ирләр якалашып киткән. Сатучылар йодрык уйнаткан ир-атларны кибеттән куып чыгарган. Алар тышта сугышуларын дәвам иткән.  Кызганычка каршы, бик каты тукмалган Игорь  медиклар килгәнче үк җан биргән.

Күп тә үтми полиция  Магнитогорскига китәргә җыенган 23 яшьлек  Ингушетия гражданинын тоткарлаган. Полиция бүлегенә кибеттә аның белән бергә булган танышларын да алып килгәннәр.

Сугыш чукмарын ике айга тикшерү изоляторына япканнар. 23 яшьлек Исламга карата саксызлык аркасында кеше үлеменә китереп, сәламәтлеккә авыр зыян салганы  өчен җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: