Җинаять һәм җәза
19 ноябрь 2024, 10:59

Исерек водитель инспекторга ришвәт бирергә уйлаган

Әмма барып чыкмаган...

Стәрлетамакта яшәүче ир дәүләт автоиспекторына 10 мең сум күләмдә ришвәт биреп маташкан. Юл-патруль хезмәткәрләре документларны тикшерер өчен бер машинаны туктаткан.  Водитель белән аралашкан вакытта инспектор  аңарда исерү билгеләрен күргән һәм тикшерү үтәргә киңәш иткән. Прибор водительнең чыннан да исерек булуын күрсәткән. Инспектор тиешле протокол төзегән.

“Әмма административ җаваплылыктан качу максатыннан водитель автоинспекция хезмәткәренә 10 мең сум күләмдә ришвәт тәкъдим иткән. Бу акчаларны ул банка картасына күчерергә тәкъдим иткән. Хокук бозучыны гамәлләренең җинаять җаваплылыгына  туры килүе хакында берничә тапкыр кисәткәннәр. Әмма хәмер эчкән водительнең моңа исе китмәгән. Ахырда бу ир-атка карата вазифа биләүче кешегә ришвәт  бирергә омтылганы өчен процессуаль документлар җыелган”, – диләр ведомствода. Ришвәт бирергә маташканы өчен водительгә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас