Исәнгул авылында яшәүче хатын гаиләсен бурыч чоңгылына батырган. Полициягә мөрәҗәгать иткән хатын билгесез адәмнәргә 1,2 миллион сумнан артык акча күчерүен сөйләгән. Мессенджерда аферистлар хатынга инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим иткән. Үзләрен базар аналитиклары һәм трейдерлар дип таныштырган адәмнәр әлеге хатынны акчаларны билгесез исәпләргә күчерергә күндергәннәр. Беркатлы хатын акча эшләүнең шикле схемасына барлык туганнарының акчаларын салган: ире кредит алып, аны банкоматтан салдырып алып кайткан, улы ярты миллион сум кредит алган, шулай ук кызы да, кредит алып, акчаларны әнисенә күчергән. Шулай итеп, афёра корбаны – вәгъдә ителгән керемсез, ә гаилә әгъзалары бурычлы булып калган.
“Уяу булыгыз. Сезгә карата законсыз операция кылынуы турында шикле шалтырату кергән очракта әңгәмәне өзәргә киңәш ителә. Үзегезнең акчаларыгызны имин исәпкә күчермәгез, таныш булмаганнарга телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларыгызны хәбәр итмәгез, телефоныгызга таныш булмаган кешеләрнең тәкъдимнәре буенча билгесез кушымталар йөкләмәгез. Бу теманы яхшылап өйрәнмичә, инвестицияләргә ашыкмагыз”, – дип кисәтәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru