Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 ноябрь , 11:02

90 яшьлек әбекәйнең көпә-көндез телефонын урлап качканнар

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Кичә Уфада яшәүче 90 яшьлек әбекәй полициягә мөрәҗәгать иткән. Хатын сүзләренчә, билгесез бер хатын аның телефонын тартып алган да качкан.

Полиция хезмәткәрләре, ориентировка төзеп, 39 яшьлек уфалы хатынны тоткарлаган. Ул телефонны ломбардка тапшыруын һәм акчасын үз ихтыяҗларына туздыруын сөйләгән.

Тоткарланучыга карата “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Полиция подполковнигы Наил Рәхимбирдин зыян күрүче янына шәхсән үзе барып, аңа урланган телефонын кайтарган. Өлкән яшьтәге хатын полиция хезмәткәрләренең профессиональлеге һәм оперативлыгы өчен тирән рәхмәтен белдергән. 

Чыганак: gorobzor.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: