Фейк: Салават мәктәпләренең берсендә мигрант-укучы, социаль челтәрләрдә үзенең популярлыгын арттыру өчен, йөгереп килеп кыз баланың эченә тибә. Төбәк төркемнәре һәм каналларында шушы видео чыгарылган.
Дөресе: Самарадан дөреслеккә туры килмәгән (фейк) шушы ук хәбәрне кире кактылар. Дөреслектә исә, әлеге вакыйга Свердловск өлкәсендә булган һәм аның Башкортстан мәктәпләренә бернинди дә мөнәсәбәте юк.
Күрәсең, фейк авторлары мәгълүматны тикшереп тормаганнар, яки үзләренең пабликаларына аудитория игътибарына җәлеп итү өчен шау-шу тудырган әлеге вакыйганы "редакцияләгәннәр".
Чынбарлыкта әлеге видеоролик Свердловск өлкәсенең Нижние Серги шәһәрендә төшерелгән. 2 нче санлы мәктәпнең 16 яшьлек укучысы тиктомалга кыз баланың эченә китереп тибә.
Вакыйга уңаеннан Свердловск өлкәсенең Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Яшь кешенең гамәлләре РФ "Җинаять кодексы"ның 213нче "Хулиганлык" маддәсенә эләгүе мөмкин.
t.me/warfakesbashkortostan
Фото:spb.sledcom.ru