Җинаять һәм җәза
14 ноябрь 2024, 18:13

Үсмер урамда тапкан банк картасына азык-төлек сатып алган

Күпләр төшеп калган әйберне үзләштерергә ярата. 

Мәләвездә  урамда тапкан банк картасыннан акча урлауда гаепләнгән 16 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгатылган.

Республиканың тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 22 октябрь кичендә үсмер урамда бер хатын төшереп калдырган банк картасын тапкан һәм 2,5 мең сумга ике азык-төлек кибетендә үзенә ризык сатып алган. Күп тә үтми баланы хокук саклау органнары ачыклаган.  

Үсмернең әти-әнисе банк картасын югалткан хатынга салынган зыянны тулысынча каплаган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Республиканың Тикшерү идарәсендә банк карталарыннан акча урлаган өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтәләр. Банк картасыннан (банк исәбеннән) акча урлау авыр җинаятьләр категориясенә керә, ул алты елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана.

- Акчаларның ничек урлануы – банкомат ашамы ул, акчаларны башка банк исәбенә күчерү юлы беләнме, интернет челтәрендә сатып алу юлы белән яки кибеттә сатып алу өчен түләү юлы беләнме  – квалификация өчен әһәмиятле түгел, – дип аңлаттылар ведомствода.  –Балаларга аңлатыгыз: кем дә булса банк картасын югалтса, аны тапкан кешегә карта исәбендәге акчаларны туздыру хокукы бирми, мондый гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы яный! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас