Уфа район суды Эчке эшләр министрлыгының патруль-пост хезмәтенең элеккеге ике хезмәткәренә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Алар ришвәт алуда гаепле дип табылган (РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсе 5нче өлеше "а" пункты.).
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2022 елның гыйнварыннан 2023 елның май аена кадәр полиция хезмәткәрләре коллегалары белән бергә Уфа районында өч исерек машина йөртүчене тоткарлап, һәркайсыннан 20 мең сум күләмендә ришвәт алганнар һәм аларны иреккә җибәргәннәр. Ришвәт биреп җәзасыз калган машина йөртүчене икенче тапкыр да тәртип бозмас дип кем әйтә ала?! Полиция хезмәткәрләре хокук бозучыларны җибәреп, акчаны үзара бүлешкәннәр. Моннан тыш, алар миграция законнары таләпләрен бозучыларга карата да җаваплылык чараларын кулланмаган өчен акча алганнар.
Җинаятьләрне Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының үз хәвефсезлек хезмәте ачыклаган. Полиция хезмәткәрләрен эшләреннәр азат ителгән. Алар өлешчә үз гаепләрен таныганнар. Суд аларны катгый режимлы колониядә сигез һәм тугыз елга хөкем иткән, шулай ук исерек водительләрдән алган акчаларын да тартып алганнар.
Чыганак һәм фото: Башинформ