Белоретта яшәүче хатын үзенең 15 яшьлек кызын үтерәм дип янаган. Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегенең өлкән дознавателе Рәзинә Сәяхова хәбәр итүенчә, полиция “үтерү белән янау” маддәсе буенча 42 яшьлек хатынга карата кузгатылган җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган.
Бу хәл сентябрьдә теркәлгән. Үсмер кыз кич әнисе белән бергә яшәгән өйгә кайткан. Ана кеше исерек булган. Ул башта кызына соң кайтканы өчен бәйләнгән, ахырда талашкан вакытта аны диваннан сөйрәп төшергән дә муенын каты кысып, йөзенә суккалаган. Исерек хатын берничә минут кызын буган, ә җибәргәч, өйдән куган. Үсмер кыз, пижамадан гына киенгән килеш картәнисенә барып кунган.
"Шикләнелүче гаебен таныды, үкенде, ләкин күрсәтмәләр бирүдән баш тартты, үзенең конституцион хокукыннан файдаланып, үз-үзенә каршы шаһитлык бирмәде. Кызы белән дуслашты. Тикшерү тәмамланды. Материаллар судка карау өчен тапшырылды”, — диде Рәзинә Сәяхова.
Чыганак: bashinform.ru