Кушнаренко районында кичә 37 яшьлек хатынга карата гаепләү карары чыгарылган. Аны балигъ булмаган балаларын карау өчен җитди сәбәпләрсез берничә тапкыр акча түләмәүдә гаеплиләр.
"Суд билгеләгәнчә, хөкем ителүче Туймазы районы хакимияте каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе файдасына 2007 һәм 2011 елгы балигъ булмаган балаларны карау өчен алимент түләргә тиеш. Түләүләр күләме ай саен хезмәт хакының һәм керемнең барлык төрләренең 1/3 өлешен тәшкил итә", – дип хәбәр итә БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәте.
2023 елның 3 августында гаепләнүче административ хокук бозуда гаепле дип табылган һәм 20 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә административ җәзага тарттырылган. Мәҗбүри эшләрне эшләп бетермәгән.
2023 елның августыннан 2024 елның июленә кадәрге чорда бурычларны каплау буенча чаралар күрмәгән, бу гамәлне берничә тапкыр кылган.
Быел октябрьдә гаепләнүче хатын эзләүгә игълан ителгән һәм аңа карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Җинаять эше материалларын тикшергәч, суд гаепләнүче хатынның гамәлләре Җинаять Кодексының 157нче маддәсенең 1 өлеше (ата-ананың балигъ булмаган балаларны карау өчен нигезле сәбәпләрсез акча түләмәве) квалификациясенә карый дигән нәтиҗәгә килгән.
Хәсрәт-ана суд утырышында белдерелгән гаепләү белән тулысынча ризалашкан. Район суды карары белән ул җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа 8 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт кеременә тотылган.
Сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасы хөкем карары законлы көченә кергәнче яшәгән урыннан китмәү һәм тиешле тәртип турындагы язуга кул куюга үзгәртелгән. Хатынны суд залында сак астыннан азат иткәннәр.
Моңа охшаш хәбәрләрне язганда мине бер уй борчый – тиешенчә тәрбия биреп үстерергә уйламагач, нигә табарга икән ул балаларны? Ач-ялангач, әниле булып тә ятим тормышта җан асратып?!.
Чыганак: bashinform.ru