Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 ноябрь , 13:12

Экстремизм өчен хөкем иткәннәр

Телеграм-каналларда аралашканда  сак булыгыз, дуслар!

Ишембай шәһәр суды  интернет челтәрен кулланып, экстремистик эшчәнлекне тормышка ашырырга өндәүләрдә гаепләнүче 43 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен карады. Судта хәбәр итүләренчә, 2023 елның 31 декабрендә  гаепләнүче Телеграм-канал подписчиклары белән аралашканда илдә сәяси карарларга имеш тә турыдан-туры катнашлыгы булган хокук саклау органнарына, укытучыларга һәм пенсионерларга карата дошманлык һәм тискәре мөнәсәбәттәге фикерен язып чыккан. Ул ачыктан-ачык аларның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен бозарга чакырган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны гаепле дип тапкан һәм

Суд аны гаепле дип таныган  2 ел 4 айга ирегеннән мәхрүм итү  җәзасын билгеләгән. Моңа өстәп, ул электрон яки мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернет челтәрен кулланып сайтларны администрацияләү кебек эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: