Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
11 ноябрь , 09:50

Башкортстан вахтовигы Иркутск өлкәсендә янгын чыгарган

"Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Иркутск өлкәсенең  урман комплексы министрлыгы Башкортстан вахтовигыннан янгын  өчен 150 мең сум күләмдә акча түләтергә җыена. Бу – ир-ат гаебе белән чыккан янгынны сүндерүгә киткән чыгымнар суммасы. Тиешле дәгъва судка юнәлтелгән инде, дип яза “РБК Уфа”.

Вахтовикның сөндерелмәгән тәмәке төпчеген үләнгә ыргытуы, нәтиҗәдә җил янгын чыгаруы ачыкланган. Янгын тиз арада тарала башлаган. Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә ул аны үзаллы сүндерергә тырышкан. 36 кеше һәм 12 берәмлек техника әлеге янгынны сүндерүдә катнашкан.

Урманнарны авиация һәм җир өсте урман саклауның Иркутск базасы чыгымнары 149,6 мең сум тәшкил иткән. Урман хуҗалыгы судтан гаепледән бөтен сумманы түләтүне сорый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: