Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 ноябрь , 21:47

Йорт алдында торган машинаны урлаганнар

Җинаятьчене видеокүзәтү камералары аша тапканнар.

Йорт алдында торган машинаны урлаганнар
Йорт алдында торган машинаны урлаганнар

Башкортстанда полиция хезмәткәрләре автомобиль урлауда шикләнелүчене тоткарлаган. 

Салават шәһәре полициясенә "Лада Приора" автомобиле югалуы турында хәбәр килгән. Хуҗасы бу машинаны Салават Юлаев бульвары урамындагы йорт алдында калдырган булган. Югалу хәбәрен алгач та, тикшерү-оператив группа эзләргә чыккан. Алар тиз арада җинаятьченең эзенә төшкәннәр.

Җинаятьченең машинаны урлап алып киткәне видеокүзәтү камераларында теркәлгән. Язмада күренгәнчә, ир-ат караңгы төшкәч, автомобиль янына килә, капотын ача һәм кабызып утырып китә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлеге тикшерүчеләре РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан.

4 ноябрьдә җинаять эзләү идарәсе хезмәткәрләре башкала Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә Росгвардия хәрбиләре ярдәме белән урлауда шикләнелүчене тоткарлаганнар. Ул 27 яшьлек ир-егет булып чыккан, элек берничә тапкыр хөкем ителгән Уфа кешесе. Кулга алыну вакытында ул федераль эзләүдә торган.

Чыганак һәм фото: Башкортстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: