Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 ноябрь , 10:23

Утырып чыккан ир сөяркәсенең кызына бәйләнгән

Балаларга шундый хәлләр турында мотлак рәвештә өлкәннәргә сөйләргә кирәк. 

Зианчура районында бер ир-ат өч ел буе үз сөяркәсенең кызына бәйләнгән.

54 яшьлек ир балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять өчен утырган булган инде. 2020 елда азат ителгәннән соң ул бер хатын-кыз белән бергә яши башлый.  Шул чорда ул әлеге хатынның кызына һәм аның ахирәтенә бәйләнгән.  Ул кыз балаларны үпкән, аларның  интим урыннарына  кагылган. Ике кызга да ул вакытта 12 яшь булган.

Суд педофилны 18 елга каты режимлы колониягә хөкем иткән.  Колониядә ул табиб-психиатрда дәваланырга тиеш булачак. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: