Башкортстанда яшәүче бер хатын тәрбиягә алган балаларның акчасын үзләштерүдә гаепләнә.
Мәчетле районында бер опекунга карата җинаять эше кузгатылган. Башкортстан прокуратурасы хәбәре буенча, районда яшәүче хатын 2016 елның маенда ике баланы тәрбиягә үз гаиләсенә ала. Әлеге балаларга ай саен социаль пособие түләнгән.
Хатын 2023 елның гыйнварыннан декабренә кадәр балаларның счетларыннан үзенең шәхси максатларына 490 мең сумнан артык акча күчергән. Күчерелгән акчалар балигъ булмаганнарның ихтыяҗларын тәэмин итүгә тотынылмаган, ә кредитны түләүгә җибәрелгән һәм якын туганнарына күчерелгән.
“Прокуратура материалларны тикшерү органына җибәрде. “Үзләштерү һәм сарыф итү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды”, – диләр ведомствода.