Уфада “серле” аучы, атучы барлыкка килгән.
Социаль челтәрләрдә бер кеше хәбәр иткәнчә, билгесез бәндә быел җәй башыннан күгәрченнәргә, шулай ук автомобиль фараларына һәм пыялаларына пневматик коралдан ата дип фаразлана.
Кичә торак йортлар ишегалдында кошларның үле гәүдәләре табылган. Степан Злобин урамы, 28/1 яки 28/2 санлы йортлардан булырга ошага бу атучы. Үле күгәрченнәрнең кайда ятуына карап шулай фаразлый бу уфалы.
«Башинформ " бу мәгълүмат уңаеннан БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. "Хәзерге вакытта мәгълүмат тикшерелә. Элек полициягә хәбәрләр килмәде", - дип аңлатканнар анда.