Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 ноябрь , 13:00

“Тиз килеп җитәрләр микән, шуны беләсем килгән иде...”

Стәрлетамак шәһәрендә үзен генерал дип таныштырган 29 яшьлек исерек ир төнге клубны "миналаган".

“Тиз килеп җитәрләр микән, шуны беләсем килгән иде...”
“Тиз килеп җитәрләр микән, шуны беләсем килгән иде...”

    Стәрлетамак шәһәрендә үзен генерал дип таныштырган 29 яшьлек исерек ир төнге клубны "миналаган". Ир-ат үзенең гамәлен ашыгыч хезмәтләр эшенең оперативлыгын тикшерергә карар кылуы белән аңлаткан.

    ...Шәһәр полициясенә төнлә билгесез ир-аттан шәһәр клубларының берсендә куркыныч әйбер калдырылуы турында хәбәр килгән.  Оператив хезмәтләр кичекмәстән мәгълүматны тикшерергә һәм шалтыратучының шәхесен ачыкларга дип җибәрелгән.  

    Бинаны һәм аның әйләнә-тирәсен җентекләп тикшергәннәр, кинолог хезмәте этләрен дә кулланганнар – шиклеәйберләртабылмаган.Полицияхезмәткәрләрешалтыраткан ирнең кем булуын ачыклаган һәм тоткарлаган.Ул шәһәрдә яшәүче29 яшьлек эшсез исерек ирбулыпчыккан.

   Хокук бозучы кылган эшенә үкенгән, паника тудыру максаты булмавын да өстәгән. Хәзер аңа карата административ протокол төзелгән. Штраф та түләтерләр, мөгаен.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: